news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Призлы урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификат бирәләр.

(Казан, 17 октябь, "Татар-информ"). Татарстан  агоросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

26 - 27 октябрьдә  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Бәйге иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Чарад республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала: инженер-механик, зоотехник-мехнизатор, механизатор», машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел; ветеринария табибы, агроном һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел; бухгалтер-икътисадчы һөнәре буенча стажы 5 ел.

Конкурс ике этапта уздырыла - теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш. «Иң яхшы инженер-механик»; «Иң яхшы агроном»; «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»; «Иң яхшы механизатор»; «Иң яхшы ветеринария табибы»; «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»; «Иң яхшы зоотехник»; «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Быелгы конкурста яңа номинация – Терлекләр ишәйтү технологы (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) кертелә.

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәк (1 нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак). Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Узган еллардагы конкурсларда җиңеп, Германиягә халыкара стажировка отучылар конкурста кабат катнаша алмыйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100