Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы өчен Т-500 самолетын Казанда җыячаклар
“Ростех” дәүләт корпорациясе 2018 ел ахырына кадәр утыз яңа буын самолеты җитештерәчәк.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Авыл хуҗалыгы өчен Т-500 аграр самолетын Казанда җыячаклар. Бу хакта “Татар-информ”га “МВЕН” фирма” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко хәбәр итте.
“Без кооперациядә катнашабыз, самолетларны җыю Казанда булачак”, - диде Ермоленко.
“Технология” ОНПП ("Ростех” дәүләт корпорациясенә керә) гражданлык продукциясе күләмен арттыру стратегиясе кысаларында, авиахимия эшләрен башкару өчен, Т-500 махсуслашкан һава судносы чыгару турында хәбәр ителгән иде. 2018 ел ахырына кадәр 30 самолет чыгару планлаштырыла.
“Т-500 проектының үсеш мөмкинлекләре зур: 2018 ел ахырына кадәр 30 һава судносы чыгаруны планлаштырабыз. 2019 елдан башлап без елына 120 самолет чыгарырга әзер”, - дип әйткән “Ростех” дәүләт корпорациясенең кораллану кластеры индустриаль директоры Сергей Абрамов.
Самолет “Технология” ОНПП” Россия фәнни үзәге һәм “МВЕН” ҖЧҖ тарафыннан булдырыла. Судно беренче тапкыр МАКС-2017 Халыкара космик авиация салонында тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз