Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Авыл хуҗалыгы өчен бизнес-план әзерләнә
^Авыл хуҗалыгы өчен бизнес-план әзерләнә
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Урыннарда агымдагы елның 1-25 июлендә узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлекнең төрле формаларын уйлап тапканнар. Татарстанның Буа районында исә аның тагын да үзенчәлекле алымын тәкъдим иттеләр.
Бүген бу төбәктә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм сан алуда турыдан-туры катнашучылар өчен чираттагы семинар- киңәшмә узды.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга күмәк предприятиеләр , авылдагы башка төр идарә башлыклары һәм шәхси тармак ничек карый? Мондый чара хакында торак пунктларда яшәүчеләр хәбәрдармы? Шул сорауларга җавапны табу өчен оештыручылар семинарга килүчеләрне 3 төрле хуҗалык итү эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Буа районының җаваплылыгы чикләнгән «Тинчәле» ширкате аягында нык басып торган хуҗалыклардан санала. Бүгенге көндә алар карамагында 2962 гектар сөрүлек җире. Бар тапкан байлыклары – шул җирдән һәм терлекләрдән. Киләчәктә югары сортлы чәчүлек орлыклар белән ныклап шөгыльләнергә исәпләре. Язгы кыр эшләренә дә бүгеннән керешергә әзерләр. Узган елгы бурычлар тулысынча капланган, быел да шундый кредитларга исәп тоталар. «Төгәл исәп һәр тармакта кирәк. Шуны вакытында алып бармаганлыктан без күп очракта зыянга эшлибез дә инде. Авыл хуҗалыгында сан алу- безнең тармакның үсеш юлларын билгеләргә һичшиксез ярдәм итәчәк»,- ди шушы җирле үзидарә башлыгы Мансур Төхвәтуллов.
Яңа Тинчәледәге фермер Фәргать Сибгатуллов та авыл хуҗалыгы исәбен алуның вакытлы һәм кирәкле чара булуын үз мисалында аңлата. Бүгенге көндә ул 550 гектар җирдә үсемчелек белән шөгыльләнә икән. Хуҗалыкта нибары 7 кеше эшли. Базасы да шактый нык- өч ДТ-75 , өч МТЗ-82 тракторы, өч комбайны һәм 3 КАМАЗ машинасы бар. Узган елны һәр гектардан уртача 40 ар цетнер уңыш җыеп алганнар. Шикәр чөгендере дә мулдан-230 тонна татлы тамыр сатып бюджетларын тулыландырганнар. Фәргать Сибгатуллов фикеренчә, менә шуларның төгәл исәбен һәм тотылган чыгымнарның күләме тиешенчә рәсми рәвештә теркәлсә, фермерларның да эшчәнлеге югары дәрәҗәдә бәяләнер иде.

Буа районындагы хуҗалыгында күп итеп мал-туар асрап көн күргән авыл халкы , исәпкә алу чарасын шулай ук кирәкледер дип саный. Тинчәледә яшәүчеләр аны бүген журналистларга үзләренчә аңлаттылар. « Без гомер-гомергә шушы җирдән файда күрдек. Аның нәрсәсен яшерергә? Без менә хәзер 1 сыер, 3 бозау, берничә баш сарык, хәтта куяннар да асрыйбыз. Хуҗалык пай җирләренә тиешле печәнен, фуражын биреп тора. Сорап керсәк фермерыбыз да кире бормый. Эш хакыннан тыш төп керем терлек, ит сатудан . Салымнарны аны болай да түлибез инде. Ул салым акчалары тулысынча менә авылның социаль –көнкүрше өчен тотылса тагын да кулай булыр иде. Димәк , исәпләп тору барыбызга да кирәк»,- диләр Шәрәфетдиновлар гаиләсе.
Дөрес, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек барышында әле яңадан- яңа сораулар туып торачак. Бүген аларның кайберләрен Буа җитәкчелеге дә искәртеп үтте. Мисал өчен, хуҗалык итүнең формаларын әле яңа гына алмаштырган, мал-мөлкәтләре тулысынча күчеп бетмәгән, яки банкротлыкка чыккан предприятиеләрнең милеген кемгә һәм ничек теркәрләр? Бакчачылык ширкатьләрендә дә исәп алу процессы шактый катлаулы булырга охшаган. Шулай да семинарда катнашучылар бергәләп башкарганда бу чараны да тиешенчә уздырачакларын ассызыклыйлар. Урыннарда инде объектларның исемлеге тәгаенләнә, тулыландырыла. Барлык персоналлар да тупланган.

Семинарны оештыручылар- ТР ның массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» агентлыгы, Татарстан буенча статистика федераль органы һәм республиканың аграр министрлыгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек һәм үткәрүдә журналистларның да активлыгын сорый. Шәһәр һәм район газеталарында, электрон чараларда сан алуга кагылышлы материаллар халыкның игътибарын җәлеп итәрлек, кызыклы булырга тиеш. Болардан тыш төрле конкурслар үткәрү дә эшне җанландырыр иде. Мисал өчен Буа районында берьюлы ике конкурс старт алган инде. Аның беренчесе- балалар рәсемнәренә бәйге . Җиңүчеләрне 1 мең, 750 , 500 сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Ә инде торак пунктлар арасында исәпкә алуны кызыклы, җанлы итеп оештырган муниципаль берәмлекләрне 3000 сум, икенче урынга- 2000 һәм өченче урынга-1000 сум акча тапшырылачак. Республиканың башка районнарында да шундый чаралар куллану көтелә.
Буа районында узган семинар-киңәшмәдә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кәгазьләренең формалары һәм андагы сорауларның эчтәлеге белән дә таныштырдылар. Алдагы көннәрдә мондый җыеннар республиканың Чаллы зонасында һәм Азнакай районында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз