news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл халкын торак белән тәэмин итүгә 200 миллионнан артык акча юнәлтеләчәк

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән 406,8 млн.сумга килешү төзелгән. Финанс чараларының төп өлеше - торак төзүгә тотылачак.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ").  «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программа кысаларында 2017 елда авылны һәм авыл халкын социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Программага түбәндәге юнәлешләр кертелгән: авыл җирендә яшәүче гражданнарның, яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авыл җирендә җирле су торбалары челтәрен, газ бүлү челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, гомуми белем бирү оешмалары, спорт корылмалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, компактлы торак төзелешләре мәйданчыкларын комплекслы җиһазлау һәм гражданнарның җирле инициативаларына ярдәм итү өчен грантлар.

Югарыда күрсәтелгән чараларны финанслауга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән 406,8 млн.сумга килешү төзелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 282,1 млн. сум, республика бюджетыннан – 124,7мең сум.

Финанс чараларының төп өлеше – 223,2 млн. сумы – авылда торак төзүгә җибәреләчәк, бу 16,8 мең кв. метр торак төзергә һәм 278 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100