news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл халкы хәйрия концертында Шәле кызының дәвалау курсына 90 меңгә якын акча җыйды

Шәле авылы халкы хәйрия концертын авылдашлары Гүзәл Ногмановага ярдәм итү максатыннан оештырды.

Авыл халкы хәйрия концертында Шәле кызының дәвалау курсына 90 меңгә якын акча җыйды
Абдул Фархан

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Шәле авылы кызы Гүзәл Ногманова ми яман шеше авыруы белән көрәшә. Авыл халкы аңа ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты оештырды.

  • Концерттан 85830 сум акча җыелды.

“Бөтен кеше авылдашыбызның кызы Гүзәлгә булышу идеясен күтәреп алды. Мәктәп укытучылары, мәсәлән, концертта бөтен составлары белән чыгыш ясаячак. Тәрбиячеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, теләк белдергән һәр кеше дә сәхнәдә чыгыш ясый. Килә алмаган кешеләр акчаларын башкалар аша биреп җибәрә. Безнең авыл халкы ярдәм итәргә гел әзер”, - диде Шәле авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зөлфия Гыйниятова.

Концертта җыр башкаручы мөмкинлеге чикләнгән Гөлназ Мөхәммәдиярова хәйрия сәдакасы да алып килгән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе аның белән авыл халкы оештырган концерт турында сөйләште. “Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Авыл халкы үз теләге белән чыкты. Үзебез әзерләдек концертны. Гүзәл исән-сау терелеп кайтсын дип, догалар кылып торам”, - диде Гөлназ Мөхәммәдиярова.

“Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән тора. Һәрбер кешегә тууга ук үз язмышы язылып куя. Миңа калса, Җир йөзендә изге күңелле кешеләр бихисап күп. Артистлар гына ярдәм итә дигән сүз түгел. Артистлар алар интернетка кергән саен ярдәм итәргә ашкынып тора. Ә без инде аларга әйтеп тормадык. Беренче концерт булгач, куркытты. Үз көчебез белән, авылдашларыбыз ярдәме белән куелган концерт бу”, - диде Шәле мәдәният йорты методисты Ирек Әхмәтшин.

  • Хәйрия концерты һәм Гүзәл Ногманованың авыру тарихы турында соңрак “Интертат” сайтыннан укып белә аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100