news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл халкы өчен ипотеканың башлангыч кертемен киметергә җыеналар

Хәзер башлангыч кертем 20 процентта кимрәк була алмый.

Авыл халкы өчен ипотеканың башлангыч кертемен киметергә җыеналар
Ильсия Завилейская/Зеленодольский район

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Авылда яшәүче кешеләр өчен ипотека кредиты алганда башлангыч кертем күләмен 20 проценттан 10 процентка кадәр киметергә планлаштыралар. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

"Хәзер башлангыч кертем 20 процентта кимрәк була алмый. Чөнки бу финанс системасы җимерелүгә китерергә мөмкин, - диде ул АКШның уңышсыз тәҗрибәсен искә алып. - Авыл ипотекасы өчен башлангыч кертем 10 процент итү мәсьәләсен куябыз. Бу, 2020 елда гамәлгә керәчәк программалар белән беррәттән, авыл халкы проблемаларын чишү өчен яхшы карар булыр иде".

Россия Дәүләт Думасы комплекслы программа әзерли. Ул киләсе елдан эшли башларга тиеш. Программа авыл инфраструктурасына һәм авыл халкы пенсиясенә кагылыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100