Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл фермерлар, инвесторлар түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хисабына яши – Р.Шәйдуллин
Авылларга кагылышлы социаль программаларга һәр яклап карарга кирәк, дип саный галим.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген авыл фермерлар, инвесторлар түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар хисабына яши.Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире, профессор, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин шулай дип саный. Кичә ул бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
Әңгәмәдәш фикеренчә, Татарстанда авыл көнкүреше өчен социаль программалар кертелә, әмма алар гына җитми, авылларда халык саны кимемәсен өчен, уңайлы шартлар күбрәк булу зарур, дип саный ул. “Барлык булган авылны саклап калып булмый, чөнки авылны саклаучы кеше потенциалы булырга тиеш. Әгәр безнең авылларда 960 мең чамасы кеше яшәсә, 50-60 проценты - яше 50 дән арткан кешеләр. Ә авылларда бәби-бум юк бит. Заманында авылларда 2-3 балалы гаиләләр сирәк булган, гадәттә 5-6 һәм күбрәк балалы гаилә булып яшәгәннәр. Авыр елларда бала таба алганнар, ә хәзер “хәерчелекне тарату ник кирәк” дип фикер йөртәләр”, - ди галим.
Рафаэль Шәйдуллин Татарстанда 90 ел эчендә 1300-1400 чамасы авыл юкка чыкканын, шуларның шактый өлеше татар авыллары булуын билгеләп узды. “Авыллар югалу күренеше һаман да бар, шул исәптән Татарстанда да. Халкы 300 кешедән ким булган авыллар да байтак. Хәзер әле авыл фермерлар, инвесторлар түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хисабына яши”, - ди ул.
Галим фикеренчә, авылларга кагылышлы социаль программаларны комплекслы күзлектән карарга кирәк: укытучылар әзерләүгә, аларга шартлар тудыруга, шул ук вакытта мәктәпләрдә укытуны югары сыйфатлы итүгә игътибар булу зарур. “Университетка да чеп-чи наданнар килә бит. Хәзер мәктәпне тәмамлаучыларның 80-90 проценты югары уку йортларында укый. Алар укып бетереп, ничек булса да шәһәрдә сыенып калырга тырыша”, - ди ул.
“Татар милләтен, телен үстерүгә комплекслы система рәвешендә карарга кирәк. Хәзер барлыкка килгән системадан аерылырга, татарга яңадан йөз тотарга кирәк. Элек милли хәрәкәтләр бар иде, хәзер алар сүлпәнәйгәч, ана телен белүчеләр дә кимегәнннән кими бара. Кайбер милләтләр шулай юкка чыкты бит инде”, - ди Рафаэль Шәйдуллин.
Искәртеп үтәбез: “Татар-информ” агентлыгы, РСФСР һәм Россиядә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларына нигезләнеп, татарларның саны, татар теленең кулланылышы һәм урбанизациягә бәйле мәгълүматларны туплады. Анда 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча авыл халкының 34,2 проценттан 31,6 процентка калуы күренә, 2010 елда үткәрелгән халык исәбен алуда авыл кешеләренең 32,2 процентка артуы күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз