Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл джентельменнары федераль дәрәҗәдәге мөфтият тә теркәргә мөмкин - Дамир Мөхетдинов
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары яңа төзелгән мөфтиятне - "Россия мөселманнары дини шурасын" тәнкыйть итте.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов яшьләрнең дин әһелләренә карата хөрмәтен бетерүгә китерә торган мисалларның берсе дип күптән түгел генә төзелгән яңа дини оешма - Россия мөселманнарының дини шурасын (Духовное собрание мусульман России) атаган. Бу хакта ул “Россия Кавказы” IV Халыкара политология форумында чыгышында белдергән.
"Яңа дини оешма - Россия мөселманнарының дини шурасы (Духовное собрание мусульман России) барлыкка килде. Элек без сарказм белән регионда мөфтият оештыру өчен өч авыл общинасы, ягъни 30 кеше кирәк дип әйтсәк, бүген исә нәрсә күрәбез: шул ук авыл джентельменнары тупланмасы белән хәзер федераль дәрәҗәдәге һәм хакимият органнары яклавындагы мөфтият тә теркәргә мөмкин.
Административ рәвештә мускулларны кабартканга карап кына яшьләр күзе алдында руханиларның абруе артмаячагы турында беркем уйламый. Исламда остазлар мәктәбе, белемгә, бәйсез һәм нык карашка ихтирам зур. Шуңа күрә ни телләрне белмәгән, ни дини хезмәт авторлары булмаган, сәяси үзгәрешләргә бәйле рәвештә флюгерлар кебек карашларын, фикерләрен шунда ук үзгәртеп торган мөфти регалияләренә яшьләрнең исләре китми", - дип белдергән Дамир Мөхетдинов.
Искәртеп китик - мәгълүмат чараларында "федераль масштабтагы дүртенче мөфтият" дип аталган "Россия мөселманнарының дини шурасы" оешмасы РФ Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә 10 декабрьдә теркәлә. Мөфтиятне оештыручылар - Чувашия Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте, Чувашия Республикасы һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте. Яңа мөфтияткә Мәскәү, Чувашия, Томск мәхәлләләре керә дип яза "Инфо-Ислам". Мөфтиятнең рәисе - Әлбир Крганов.
Әлбир Крганов - Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнарының "Мәскәү мөфтияте" һәм Чувашия Республикасы диния нәзарәтләре рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз