Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр
Мәгълүмат депутат үзе һәм хатынының соңгы өч елда гомуми кеременнән артыграк күләмдә килешү төзелгән булса гына юллана.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Даими булмаган нигездә эшләүче авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр. Әгәр дә ниндидер эш буенча зур күләмле килешүләр төзелмәгән булса дигән шарты бар. Бүген парламент утырышында «ТР аерым закон актларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты каралды.
Закон проектын составында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, Дәүләт Советы вәкилләре булган эшче төркем эшләгән.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проекты федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгәнен әйтте. «Федераль закон тарафыннан авыл җирлекләре вәкиллекле органнарының даими нигездә эшләмәүче депутатларының керем, чыгымнары, милке турында мәгълүмат бирүнең аерым тәртибе кертелгән», — диде Хәбибуллин.
Аның сүзләренчә, керем, чыгым, мөлкәт турында мәгълүматлар депутат үзе һәм хатынының соңгы өч елда гомуми кеременнән артыграк күләмдә килешү төзелгән булса гына юллана. Әгәр мондый килешүләр төзелмәгән булса, бары тик Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи затына, ягъни ТР Президентына мондый килешүләр булмавы турында хат җибәрә.
Альберт Хәбибуллин керемнәре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар өчен каралган җәзаларны да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз