news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл депутатларын керемнәр турында мәгълүматлар бирүдән азат итәргә мөмкиннәр

27 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында коррупция турындагы законнарга төзәтмәләрне караячаклар.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Авыл депутатларын, алар зур чыгымнар тотмаган очракта, керемнәр турында мәгълүматлар бирүдән азат итәргә мөмкиннәр. ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Моңа кадәр авыл җирлеге депутатлары, хезмәт хакы алу-алмауга да карамастан, керемнәр хакында мәгълүмат бирергә тиеш иде. Хәзер исә, депутат зур чыгымнар тотмаган очракта, керемнәр хакында мәгълүмат бирмәсә дә була. Шуны да искәртәсем килә: бу даими булмаган һөнәри нигездә эшләүче депутатлар һәм авыл җирлекләренә генә кагыла», - дип хәбәр итте Рәхимов.

27 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында коррупция турындагы законнарга тиешле төзәтмәләрне караячаклар.

«Татар-информ» агентлыгында җирле үзидарә органнарында коррупция күренешләрен кисәтүгә багышланган матбугат конференциясе башланды. Мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100