news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Авыл-дэнс" төркеме хореографы төрле милләтләр дуслыгы - республика байлыгы дигән фикердә

Татарстанда һәр милләт тә хөрмәткә лаек, алар өчен монда мөмкинлекләр күп, ди Алгиз Фәйзуллин.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Кайбыч муниципаль районының Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясаган "Авыл-дэнс" бию төркеме хореографы Алгиз Фәйзуллин төрле милләт халыклары дуслыгын Татарстан республикасының байлыгы дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Халыклар дуслыгы - республикабызның байлыгы ул! Аны кадерләп сакларга кирәк. Татарстанда бар халык та хөрмәткә лаек, алар өчен монда мөмкинлекләр күп", - диде Алгиз Фәйзуллин.

"Кайбыч районында төрле милләт халыкларын бертигез күреп, фестивальләр оештырабыз, һәр милләт кешесен дә игътибарга алабыз. Райондагы һәр милләт халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап киләбез", - ди "Авыл-дэнс"ның җитәкчесе Рамилә Әбләзова.

Кайбыч районы коллективы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Әйдә, биибез" дигән татар биюен күрсәткән. "Бию төркеменең иң кечкенә биючесе Алинә Гарифуллинага җиде яшь. Ул дүрт яшьтән бии башлады", - дип сөйләде Рамилә Әбләзова.

"Һәр милләтнең мәдәнияте, гореф-гадәте бар. Без аны өйрәнергә бурычлы. Башка халыклар белән дә аралашып яшәргә кирәк. Барысы да бертигез булырга тиеш дип саныйм", - ди Рамилә Әбләзова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100