news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автозаправкада ягулыкны салып бетермәгән өчен штраф кертеләчәк

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Росстандарт белән бергә Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр әзерләгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңартылган вариантына (ул 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш) автозаправкалар ягулыкны салып бетермәгән өчен штрафлар куллану мөмкинлеге дә кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Росстандарт белән бергә Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр әзерләгән. Хөкүмәттә белдерүләренчә, Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңартылган варианты 2021 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.

Моннан тыш, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росстандарт автозаправкада яшерен сатып алучы режимында ягулыкны контроль сатып алу мөмкинлеге тудыру өчен дә төзәтмәләр әзерләгән. Әлеге проект кызыксынган ведомстволар белән килештерү стадиясендә, дигән министрлык вәкиле.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100