Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоюрист төнлә фараларны сүндереп йөрүнең куркыныч булуы турында кисәтте
Тәүлекнең караңгы вакытында фаралар сүндерелгән килеш йөрү җитди куркыныч тудыра һәм һәрвакыт диярлек авария хәленә китерә. Шул ук вакытта машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип табылачак. Бу хакта автоюрист Дмитрий Славнов хәбәр итте, дип яза RT.
Габарит утлары яки фаралары янмаган автомобиль белән идарә итү транспорт чарасын юлда күренми торган диярлек итә, бу котылгысыз бәрелешкә китерә.
Славнов искәрткәнчә, төзек булмаган фаралар белән машинаны эксплуатацияләү тыела һәм әгәр дә фара хәрәкәт вакытында ватылса, эвакуатор чакырту дөрес карар булачак.
Эксперт билгеләп үткәнчә, фара янмаган килеш кыска вакытлы сәфәр дә зур куркыныч тудыра, чөнки машина йөртүче юлны начар күрә, ә хәрәкәтнең башка катнашучылары автомобильне вакытында күрә алмый. Славнов искәрткәнчә, юлда куркынычсызлык һәрвакытта да беренчел әһәмияткә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз