news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоюрист төнлә балаларны йөрткән өчен штраф турында искәртте

Төнлә автобуста балалар төркемен йөртү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчене алты айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ» га автоюрист Лев Воропаев хәбәр итте.

«Әгәр сүз балалар төркемен автобуслар белән йөртү буенча профессиональ, коммерцияле хезмәте турында барса, (мәсәлән, спорт командасын ярышларга алып бару) бу очракта төнлә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр хокуклардан мәхрүм итү каралган», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта ул мондый административ җаваплылыкның физик затларга кагылмавын ассызыклады. Җиңел автомобильдә балаларны йөртүне бозган өчен гражданнарга штраф кына каралган, дип йомгаклады спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot