news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоюрист шәһәрдә еракка яктыртучы фаралар белән йөргән өчен штраф турында кисәтте

Автоюрист шәһәрдә еракка яктыртучы фаралар белән йөргән өчен штраф турында кисәтте
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Шәһәрдә еракка яктыртучы фаралар белән йөргән өчен машина йөртүчегә 500 сум штраф яный. Бу хакта «Татар-информ»га «Халык фронты. Аналитика» эксперты, Халык фронтының «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов хәбәр итте.

«Еракка яктыртучы фаралар белән йөрү тыелган очракта, мәсәлән, торак пунктта яктыртылган юлда еракка яктыртучы фаралар кушып йөргән машина йөртүчегә 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Белгеч аңлатканча, автомобиль йөртүче бу очракта тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен боза. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.20 маддәсендә җаваплылык каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot