Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоюрист машинага түбәдән кар төшкән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты
Юрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә автомобильгә түбәдән кар төшеп зыян китергән очракта нишләргә кирәклеген аңлатты. Эксперт сүзләренчә, беренче эш итеп полиция участок уполномоченныен чакыртырга кирәк.
«Участковый килә, нинди детальләр зыян күргәнен, нәрсә (кар яки боз сөңгесе) һәм кайдан (балконнан яисә түбәдән) төшкәнен терки. Сез үзегез фотога төшерәсез, чөнки кар эреп бетәргә мөмкин», - дип киңәш итте Славнов. Аннары участковый җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгара.
Автоюрист аңлатканча, мондый хәлләр вакытында шунда ук шаһитларның контактларын алу мөһим, чөнки шаһитлар вакыт узу белән юкка чыгарга мөмкин.
Шуннан соң зыян күргән автомобиль хуҗасы экспертиза уздыра, ул ремонтның бәясен билгеләячәк. Аның нәтиҗәләре нигезендә зыян күргән як зыянны каплау турындагы таләп белән йә идарәче компаниягә (әгәр кар түбәдән төшсә), йә торак милекчесенә (балконнан төшкән булса) мөрәҗәгать итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз