news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоюрист: Машинаны газонда калдырган өчен 5 меңгә кадәр штраф яный

Машинаны газонда калдырган йөртүчеләргә штраф яный, кайбер төбәкләрдә ул 5 мең сумга кадәр җитә. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Лев Воропаев сөйләде.

«Газонда машина куйган өчен штраф һәр төбәкнең үзенеке, чөнки Россиянең һәр субъектында төзекләндерүнең үз нормалары бар һәм тиешле күләмдә штраф билгеләнгән. Әмма Россиядәге барлык субъектларда да мондый хокук бозу өчен җәза бар, өстәвенә, җитди. Кайбер төбәкләрдә аның күләме 3-5 мең сумга җитә», – диде ул.

Искәртеп үтик, Татарстанда газонда машина калдырган өчен физик затларга штраф 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук 2025 елдан Казанда, шул исәптән кышкы чорда да, камералар тарафыннан теркәлгән бу хокук бозу өчен автоматик штрафлар кертелде.

Чаллыда 2025 елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машиналарны калдыру (3 798 очрак иң еш теркәлгән хокук бозу булган. Шулай ук бу исемлеккә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу (2 319 беркетмә) һәм рөхсәтсез урамда сәүдә итү фактлары (2 238 беркетмә) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot