Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Автоюрист куллануда булган машина бәяләренең быел 30 процентка кадәр артачагын фаразлады
2025 ел ахырына кадәр куллануда булган автомобильләр 20-30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Моңа утильләштерү җыемы йогынты ясаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына автоюрист Лев Воропаев.
Ул билгеләп үткәнчә, кайбер гражданнар куллануда булган автомобильләрне чит илдән алып кайта.
«Безгә, нигездә, өч елдан олырак автомобильләр алып кайталар, чөнки анда таможня пошлиналарын түләү отышлырак. Күпләр яңа автомобильләрдә түгел, ә нәкъ менә кулланылышта булган машиналарда йөри. Шуңа күрә утильләштерү җыемының артуы да мондый автомобильләрнең бәясендә чагылыш табачак. Якынча бәяләүләр буенча, бәяләр үсеше 20-30 тәшкил итәр дип көтелә. Минем уйлавымча, утильләштерү җыемы моңа нык йогынты ясаячак», - диде автоюрист.
10 елдан 15 елга кадәрге автомобильләргә бәяләр шундый ук тенденциягә дучар булачак.
«Алар да базар тенденцияләренә дучар ителәчәк. Ягъни әгәр барлык автомобильләр дә кыйммәтләнә икән, иске машиналарны да шундый ук язмыш көтә. Базар үзенекен итә», - диде ул.
Куллануда булган машинага ихтыяҗ мәсьәләсенә килгәндә, ел ахырына кадәр аларны сату күләме артыр дип көтелми, ди Воропаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз