Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоюрист йорт янында парковка өчен штрафлар турында кисәтте
Йорт ишегалларында парковка кагыйдәләрен бозган өчен штраф салырга һәм машинаны эвакуацияләргә мөмкиннәр. Бу хакта автоюрист Вадим Рождественский сөйләде, дип хәбәр итә «Радио 1».
Йорт яны территорияләрендә еш кына тыю турында билгеләр куелган һәм махсус разметка (мәсәлән, янгын сүндерү машинасы өчен) ясалган була. Мондый участокларга хәтта өлешчә генә кергән өчен дә, административ штраф кына салып калмыйча, машинаны мәҗбүри эвакуацияләргә мөмкиннәр.
Юрист искәрткәнчә, газонга кергән өчен җәза каралган, хәтта чирәм җире кар астында күмелеп калган булса да. Мондый хәлләрдә яшеллеккә зыян салу турында сүз бара, аның өчен дә штраф каралган.
Рождественский сүзләренчә, хокук бозуны теркәү белән видеокүзәтү камералары һәм хокук бозу фактын фото һәм видео ярдәмендә документлаштыручы вәкаләтле вазифаи затлар шөгыльләнә.
Әгәр машина йөртүче хокук бозу турындагы карар белән килешми икән, ул аны буйсыну тәртибендә яки судта шикаять итә ала. Шул ук вакытта мондый очракларда үзеңнең хаклы булыңа дәлилләр булырга тиеш һәм үз позицияләреңне грамоталы итеп якларга әзер булырга кирәк, диде юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз