news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автоюрист иминлек каешын өске кием кимичә эләктерүнең куркыныч булуы турында кисәтте

Әгәр кеше иминлек каешын өске кием кимичә генә эләктерә икән, кисәк тормозга басу нәтиҗәсендә тәнендә гематома барлыкка килергә мөмкин. Автоюрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Иминлек каешы, әлбәттә, теләсә кайсы вакытта да тормозга кисәк баскан очракта сезне утырган хәлдә тотып калачак. Әгәр дә каешны футболка яки күлмәк кимәгән килеш эләктергән булсагыз, гематома барлыкка килергә мөмкин, яки каеш гәүдәгезне тагын да ныграк кысачак», - дип кисәтте автоюрист.

Шул ук вакытта, иминлек каешын ялангач тәнгә эләктергән өчен штраф каралмаган, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot