Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоюрист авария тукталышы билгесе булмаган өчен җәза турында искәртте
Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм авария тукталышы билгесен куймаган машина йөртүчеләргә 1 мең сум күләмендә административ штраф яный. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Лев Воропаев сөйләде.
«Әгәр юл-транспорт һәлакәте килеп чыкса, машина йөртүче авария тукталышы билгесен куймаган икән, мондый хокук бозу өчен аңа 1 мең сум штраф салыначак», - диде ул.
Эксперт аңлатканча, авария тукталышы билгесен билгеләү бурычы законнар белән беркетелгән. Бу таләпне үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның бурычларын җайга салучы 12.27 маддәсе буенча җаваплылык каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз