news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автойөрештә чыгышларны күрә алмаучылар өчен «Китап» радиосы онлайн-концерт уздыра

Эфир вакытында караучыларның сорауларына да җавап бирәчәкләр.

(Уфа, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» автотуры вакытындагы чыгышларны күрә алмаучылар өчен Инстаграмда онлайн-концерт оештыра.

Туры эфир «Китап» радиосының, «Интертат» электрон газетасының һәм «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеменең Инстаграм сәхифәләрендә була.

Эфир вакытында караучыларның сорауларына да җавап бирәчәкләр. Трансляция берничә минуттан башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100