news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"АвтоВАЗ" башлыгы ТР Президентына ике Lada Granta Sport автомобиле ачкычын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов белән Бу Андерссон икътисадның һәм машина төзү тармагының гомуми проблемалары хакында фикерләштеләр

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  "АвтоВАЗ" ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу кысаларында автоконцерн башлыгы Бу Андерссон Рөстәм Миңнехановка ике Lada Granta Sport автомобиле ачкычын тапшырды.

Очрашудан соң Бу Андерссон журналистларга сөйләгәнчә, алар икътисад һәм машина төзү тармагының уртак проблемалары хакында сөйләшкәннәр. "Бу ел - иң катлаулы елларның берсе. Татарстан Президенты безне игътибар белән күзәтеп торганын әйтте. Ул безнең сыйфатны, җитештерүчәнлекне яхшырту һәм яңа модельләр кертү буенча уңышларга ирешүебезне күрә", - дип ассызыклады Бу Андерссон.

Lada Granta Sport автомобильләренә килгәндә исә, Татарстан Президентының "АвтоВАЗ"ның яңа модельләре белән танышуы агымдагы елның җәендә, аны рәсми тәкъдим итү вакытында булган иде. Ул чакта Рөстәм Миңнеханов автомобильдә йөреп карады, аңардан канәгать калды һәм Татарстан Республикасы Президенты эшләр идарәсе гаражы өчен ике лифтбекка заказ бирде.

Автомобильләр "АвтоВАЗ"ның партнеры "Лада-Спорт" ҖЧҖ тарафыннан ахыргача эшләнеп җиткерелгән. Бу Андерссон сүзләренчә, әлеге автомобильләрнең серияле лифтбектан аермасы шунда: аларның двигательләре 120 ат көченә үзгәртелгән, шасси, тормоз, алюмин дисклары яхшыртылган, һәм спорт утыргычлары урнаштырылган. 

"Без Татарстан Президентына "Лада"га ышаныч белдергәне өчен рәхмәтле", - диде "АвтоВАЗ" президенты, һәм һәр автомобильнең бәясе 417 мең сум тәшкил итүен әйтте. Бу Андерсон сүзләренчә, беренче 9 айдагы сатулар Татарстанның 15 дилерга ия иң зур базар булуын күрсәткән. Республика буенча базар өлеше - 31, ә Казанда Ladaга 25 процент туры килә. 

Киләсе елга планнарга килгәндә исә, "АвтоВАЗ" башлыгы: "Киләсе елда республикада бөтен төрдәге 40 мең автомобиль сата алсак, мин бәхетле булыр идем", - диде. Андерссон сүзләренчә, агымдагы елның беренче 9 аенда компания кечкенә генә операция табышы алуга ирешкән. "Төп йогынтыны чыгымнар кимү ясады: 9 айда беренче тапкыр 7 миллиард сумны янга калдырдык. Моннан тыш, 6 миллиард сум март аенда бәяләр күтәрелү белән бәйле төстә керде", - дип билгеләп үтте Бу Андерссон.

Аның сүзләренчә, рубль курсы компаниянең чиста кеременә тискәре нәтиҗә биргән. "Без валютада алган кредитларны яңадан бәяләргә мәҗбүр булдык. Хисап кенәгәләре буенча, анда бер евро 40 сум бәясендә күрсәтелгән булса, хәзер ул 50 сум тора", - диде "АвтоВАЗ" башлыгы. Ул хәбәр иткәнчә, компаниядә эш режимы үзгәрү турында күп фикер алышканнар. "Без сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларына җитештерү графигын 50 мең автомобильгә киметтек, әмма кешеләрне атнасына 5 көн эш урыннарында калдырдык", - дип белдерде Бу Андерссон.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100