Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“АВТОВАЗ” ААҖ президенты Бу Инге Андерссон "КАИ-Лазер" үзәге белән танышкан
Ул вуз студентлары һәм мөгаллимнәренә лекция укыган
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Кичә, 13 нче октябрь, “АВТОВАЗ” ААҖ президенты Бу Инге Андерссон эш сәфәре белән Казанда булды. Визиты кысаларында ул А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИга да барган.
Вузның Җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итүенчә, Бу Андерссонга югары уку йортының инжиниринг үзәкләренең берсе – “КАИ-Лазер”ны күрсәткәннәр. Кунакка экскурсияне Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов үткәргән. Үзәктәге заманча лазер җайланмасы белән таныштырып, ректор машина төзелешендә лазер һәм композит технологияләрен куллануның плюсларын әйтеп үткән. Бу Андерссон мондый технологияләрнең АВТОВАЗ өчен кызыклы булуын билгеләп узган.
Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуыннан соң, Бу Андерссон Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының яңа бинасына килеп, вуз студентлары һәм мөгаллимнәре өчен “Компанияне уңышлы позицияләргә ничек кайтарырга” темасына лекция укыган. Аның барышында ул “АВТОВАЗ” предприятиесендәге уңышы тарихы белән дә уртаклашкан.
Чыгышы башында Андерссон Татарстанга очраклы рәвештә генә килмәвен әйтеп, Татарстанның Россиянең иң эре сәнәгать төбәкләренең берсе булуын һәм хезмәттәшлек мәсьәләсендә аның иң кулай партнерларының берсе булуын ассызыклаган. Бу Андерссон АВТОВАЗ эшчәнлегенең катлаулы чорына эләгеп, предприятиене яңа дәрәҗәгә чыгаруга ирешүе турында бәян иткән. Ул предприятие эшчәнлеген яхшыртудагы төп принцибын да ачып салган – ул кешеләр турында кайгырту. “Мин килгәндә, “АВТОВАЗ” югары класслы җиһазга ия иде, тик хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлары гына юк иде. Без барысын да төзәттек – бергәләп ремонт ясадык”, - дип белдергән Андерссон.
Аның фикеренчә, уңышлы оешма төзүдә тагын бер мөһим момент үз эшенә хөрмәт булудан гыйбарәт. “Әгәр дә үз эшебез белән горурланмыйбыз икән, бер генә PR-хезмәт тә предприятиегә позицияләрен күтәрергә ярдәм итмәячәк”, - дигән ул.
Лекция азагында, очрашуда катнашучылар Бу Андерссонга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз