news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автотранспортны иминиятләштергән фирма бөлсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

«Татарстан Республикасында автострахованиядәге вазгыять» темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә шул хакта сүз булды

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Чыннан да, автотранспортны иминиятләштергән фирма бөлсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгында «Татарстан Республикасында автострахованиядәге вазгыять» темасына уздырылган матбугат конференциясендә шушы сорауга җавабында Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең  (Роспортребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертиза бүлеге баш белгече Наталья Наумова, Иминиятләштерүне күзәтчелек федераль хезмәтенә (http://www.fssn.ru/www/site.nsf) мөрәҗәгать итәргә кирәк, аннан кала, Россия автотранспорт иминиятләштерүчеләр берлеге дә бар, дип белдерде. Бу исә бөлгән компаниянең бурычларын, аның вазифаларын кайсы компаниягә йөкләнүен белешү өчен кирәк.

Автотранспортны иминиятләштергән компания теге яки бу сәбәптән иминият акчасын түләмәсә нишләргә?

Гомумән алганда, иминиятләштерү килешүендәге мөнәсәбәтләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон тәртипкә сала алмый. Идарәгә шушы мәсьәләгә, аерым алганда, страховка түләү срокларын бозган, килешү шартларын үтәмәгән өчен штраф (неустойка) түләмәү яки килешүнең ниндидер шарты канәгатьләндермәү кебек мәсьәләләргә кагылышлы бик күп шикаятьләр килә. Биредә махсус закон актларына һәм Гражданлык Кодексына таянырга була, Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе исә хилафлык факты буенча мөрәҗәгатьне гражданинны кулланучы буларак кына карарга хокуклы, дип белдерде Н.Наумова. Шуны шәрехләп, иминиятләштерүнең төре, иминиятләштерүченең үзе һ.б. турында тиешле мәгълүмат гражданин һәм иминиятләштерү компаниясе арасында төзелә торган килешүдә теркәлгәнме-юкмы икәне тикшерелә, диде ул. Килешү шартларында исә кулланучының хокукларын кыса торган урыннар булуы ачыклана тора. Әйтик, иминиятләштерү килешүе иминиятләштерү кагыйдәләренә, махсус закон актларына һәм Гражданлык Кодесына каршы килергә тиеш түгел. Иминиятләштерү кагыйдәләре яисә иминиятләштерү турындагы закон таләпләрендә, мәсәлән, теге яки бу таләпләрне бозган өчен штраф күләмен 0,5 процент дип билгеләнгән, иминият килешүендә ул 0,1 процент дип теркәлгән һәм биредә кулланучылар хокукын бозу очрагы күренеп тора. Иминиятләштерү кагыйдәләрендә иминиятләштерү очрагы буенча түләү срогы 15 көн дип күрсәтелгән, ә иминиятләштерү килешүен анализлый башлагач, анда ул вакыт 30 көнгә кадәр икәне ачыклана. Иң мөһиме шул: иминиятләштерү буенча килешү төзегәнче, аны бик әйбәтләп өйрәнергә, белмәгәннәрне белешергә һәм аннары гына имзаларга кирәк. Чөнки мөлкәти характердагы хилафлыклар мәсьәләсендә Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, дәүләт органнарының теләсә кайсы кебек үк, компанияне акча түләтү буенча административ нормалар куллана алмый, фәкать гражданинга теге яки бу очракта нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге буенча киңәшләр генә бирелә, дип аңлатты Н.Наумова. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100