news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автотранспортны иминиятләштерү буенча эшләүче мошенникларның 50 проценты – иминиятчеләр

Аларның саны елдан ел арта бара, дип раслый ТР буенча ЭЭМның икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсеннән Р.Гайнетдинов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанда җиңел һәм йөк машиналарын иминиятләштерү буенча 138 җинаять булуы ачыкланды. Шуларның 50 процентын (былтыр 2 тапкырга кимрәк булган) иминиятләштерү компанияләре хезмәткәрләре тарафыннан кылынуы һәм иминиятләштерү взнослары өчен алына торган акчаны аларның үз мәнфәгатьләрендә куллануы беленде, дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгында барган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе (УБЭП) башлыгы урынбасары Ренат Гайнетдинов.

«Татарстан Республикасында автострахованиядәге вазгыять» темасына уздырылган әлеге чарада Р.Гайнетдинов искәрткәнчә, җинаятьнең мондый төре республикада гына түгел, гомумән, бөтен Россия Федерациясендә киң таралган.

Хәзерге вакытта исә иминиятләштерү, шул исәптән автотранспортны иминиятләштерү өчен шушы холдингның компанияләр төркеменә караган предприятиеләрдән кергән акчаны иминиятләштерүне рәсмиләштерүче хезмәткәрләре арасында премия итеп өләшүе буенча  Казанның зур гына бер иминиятләштерү компаниясе җитәкчесенә карата җинаять эше тикшерелә. Бу исә аларның эчке кагыйдәләрендә бөтенләй каралмаган, ә инде «сулга» киткән акчаның гомуми күләме 4 млн. сум, дип шәрехләде идарә башлыгы урынбасары.

Болардан тыш, бер үк транспорт чарасын икешәр иминиятләштерү компаниясендә иминиятләштереп, икесеннән дә акча алырга маташучы мошенниклар да очрый, моны булдырмас өчен Иминиятләштерү компанияләре ассоциациясенә клиентларның исемлеген өйрәнү дә җитә. Тагын махсус рәвештә юлларда үзләре ялган һәлакәт ясап, алдан наждак кәгазе белән машинаның буявын кырып яки ягулык тутырылган шешәне яндырып үзләренең машинасы астына ыргыту юлы белән башка машина йөртүчедән акча «саварга» маташучы җинаятьчел төркемнәр бар. Һәлакәт булган очракта андый үгетләргә капмаска, ЮХИДИ хезмәткәрен чакыртып, һәлакәт булу-булмау буенча белгечнең тикшерүенә ирешү зарур, чөнки акча таләп итүчеләр аз сумма белән канәгатьләнми һәм һәлакәт булу-булмау да шикле булуы бар, дип кисәтте Р.Гайнетдинов. Ә инде транспортын иминиятләштерергә җыенган кешегә иминиятләштерү компаниясенең лицензиясе бармы-юкмы һәм ассоциациягә керәме-юкмы икәнен ачыкларга, Интернет-форумнарда теге яки бу иминиятләштерү компаниясе турында гадәти кулланучыларның фикерләрен белешергә, килешүгә имза салганчы, алдан аны әйбәтләп өйрәнергә кирәк, дип киңәш итте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100