news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Автостат» Россиядә 12 автомобиль җитештерүченең бәяләре үзгәрү турында хәбәр итте

Ноябрь башыннан Россиядә 12 автомобиль маркасының бәяләре үзгәрде. Бу хакта «Автостат» хәбәр итә.

Ун бренд аерым модельләренең бәясен арттырган, бер брендның бәяләре кимегән, тагын бер брендның бәяләре бер үк вакытта кимегән дә, арткан да.

Агентлык мәгълүматларына караганда, Changan, KGM, Besturn, Tank, SWM, GAC, Soueast, FAW, Great Wall Motor, Avior, шулай ук Аmbertruck Work пикап җитештерүчесе — «Автотор» компаниясе бәяләрен үзгәрткән.

Элегрәк бу атнада «Автостат» Россиядә яңа җиңел автомобильнең уртача бәясе 2025 елның гыйнвар–октябрь айларында 3,23 миллион сум тәшкил иткән, ә октябрь нәтиҗәләре буенча 3,43 миллион сумга кадәр арткан, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot