Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автоспорт федерациясе Кубогына картинг ярышларында катнашучы егетләр фикерләрен әйтте
Казанда Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Казанда Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышларында катнашучылар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә картинг спорт төре белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
- Бүген "Форсаж" картинг үзәгендә Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары уза. Ярышларда 200дән артык картинг белән шөгыльләнүче яшүсмер катнаша.
Казан егете Ибраһим Акчурин картинг белән бер ел тирәсе шөгыльләнүен әйтте. "Миңа 8 яшь. Картинг дөньясына мине әтием Марат алып килде. Бүгенге ярышларда җиңү яуларга планлаштырам, җиңәсем килә. Картинг, минемчә, куркыныч спорт төре түгел. Бәрелсәм дә, миңа аннан бернәрсә дә булмый. Минемчә, яшь малайлар спорт белән, картинг белән шөгыльләнергә тиеш", - диде Ибраһим Акчурин.
Казан егете Никита Терентьев картинг белән биш ел шөгыльләнә, бу турыда ул "Татар-информ" хәбәрчесенә бүгенге ярышларның җанатары буларак әйтте. "Миңа 11 яшь. Мин спорт белән алты яшьтән бирле мавыгам. Миңа, башка барлык спорт төрләре белән чагыштырып караганда, иң күбе картинг ошый. Минем картинг ярышларда җиңү яулаганым да бар. Бүген инде катнаша алмыйм, карарга гына килдем", - диде Никита Терентьев.
Лаеш районыннан килгән Константин Абрамовка 12 яшь. "Мин картинг спорт төре белән ике ел шөгыльләнәм. Мәктәптә картинг турында ишеттем дә, ярышып карарга булдым. Алга таба да картинг белән шөгыльләнәчәкмен. Бүгенге ярышларда да җиңү яуларга уйлыйм", - диде ул.
Казан егете Илназ Идрисов үзенең шәхси карт-машинасын җыя икән. Бу турыда ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. "Миңа 15 яшь, картинг белән бер ел тирәсе шөгыльләнәм. Минем өчен картинг - ул бик күп көч сарыф итә торган спорт төре. Ниндидер яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен, бик тырышырга кирәк. Картинг - ирләр спорты гына түгел. Әгәр дә кыз кеше машинада әйбәт йөри белә икән, ул да яхшы картингчы була ала. Картингта иң мөһиме - тыныч булу һәм паникага бирелмәү. Без гадәттә 40-60 км/сәг тизлеге белән йөрибез, аннан да артканы юк. Мин әлеге моментта әти-әни белән бергә үземнең шәхси карт-машинамны җыям. Аны җыярга була. Картингка да мине әтием алып килде, чөнки безгә автомобиль спорты бик ошый һәм мин машинада йөрергә дә яратам", - диде Илназ Идрисов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз