news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Автошәһәрнең студентлар советы Халыкара инвалидлар көне кысаларында хәйрия акциясе үткәрә
Бу чараның максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл ягыннан зәгыйфь ятим балаларга ярдәм итү, аларның иҗади һәм социаль активлыгын күтәрү
Скопировать ссылку
(Чаллы, 2 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген студентлар советы Халыкара инвалидлар көне кысаларында шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хәйрия акциясе үткәрә.
Оешма активистлары “Гном” кинотеатрында физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл ягыннан зәгыйфь балаларга бушлай мультфильм күрсәтәчәк. Бу чарада автошәһәрнең 89нчы, 87 нче һәм 68 коррекция мәктәбеннән 150 бала катнаша. Узган ел акция беренче тапкыр үткәрелде һәм ел саен үткәрү статусына ия булды.
Бу чараның максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл ягыннан зәгыйфь ятим балаларга ярдәм итү, аларның иҗади һәм социаль активлыгын күтәрү, һ.б., дип белдерде студентлар советы рәисе Венера Романова.
“Начало” ҖЧҖ балаларны социаль учреждениеләрдән фильм карага алып бару өчен бушлай ике автобус биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2