news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автошәһәрдә патруль автомобиленнән тоткарланучы качуда гаепле полиция хезмәткәрләре эштән азат ителәчәк – ТР буенча ЭЭМ

Тоткарланучы светофорга туктаган патруль автомобиленең арткы ишеген ачкан һәм качып киткән

  (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). ТР Эчке эшләр министрлыгы Чаллыда патруль автомобиленнән тоткарланучы качу факты буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә бүген министрлык матбугат хезмәте.

Бу хәл 20 декабрьдә автошәһәрдә булган. Полиция хезмәткәрләре кичен җәмәгать тәртибен бозган исерек ир-атны күреп алганнар һәм аны административ беркетемә төзү өчен “Электротехник” полиция бүлегенә илтергә карар иткәннәр.

“УАЗ” патруль автомобиле, полиция бүлегенә барганда, борылышта светофорның кызыл төсенә туктаган. Бу вакытта тоткарланучы ир-ат машинаның арткы ишеген ачкан һәм качкан, әмма кыска вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. “Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә, барлык нечкәлекләр тикшерелә. Гаепле хезмәткәрләр эчке эшләр органнарыннан чыгарылачак, шулай ук закон буенча да җавап тотачак. Моннан тыш, аларның җитәкчеләре дә катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак”, - диелгән ТР буенча ЭЭМ хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot