Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Автошәһәрдә парадта хәрби махсус техника катнашты
Парадны “КАМАЗ-мастер” командасы машиналары йомгаклады.
(Чаллы, 9 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Автомобиль җитештерүчеләр Чаллыда парадта хәрби максатларда кулланыла торган махсус техниканы халыкка күрсәттеләр.
Парадның иң югары ноктасы булып, мәйданга механикалаштырылган колонна чыгу булды. Колоннаны бронялы “Патруль” автомобиле ачты. Аны тулы приводлы КАМАЗ шассиенда “АСТЕЙС” компаниясе эшләгән. Быел әлеге машина Кызыл мәйдандагы парадта да катнашты.
Аннан соң - патруль хезмәтен башкару, разведкага бару һәм колонналарны озатып йөрү өчен эшләнгән “Выстрел” КАМАЗ-43269 , алар артыннан данлыклы “Мустанг”лар – күпмаксатчан “КАМАЗ”лар чыкты. Алардан соң килүче 12 тонна йөк ташый ала торган “КАМАЗ-6350” прицеплы артиллерия системасы өчен каралган.
Парадны “КАМАЗ-мастер” командасы машиналары йомгаклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз