Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автошәһәрдә коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркем оештырылган
Автошәһәрдә коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркем оештырылган
(Чаллы, 5 октябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Чаллыда коррупциягә каршы көрәш буенча даими эшче төркем оештырылган. Җитәкчесе – хакимият башлыгының беренче урынбасары Васил Шәйхразиев.
Төркемгә 11 кеше кергән, шул исәптән, шәһәр прокуроры Илдус Нафиков, Эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев, шәһәр хакимияте аппараты җитәкчесе Раушания Усманова, КДУ филиалының юридик факультеты деканы Сергей Кузнецов, Сәүдә-сәнәгать палатасының генераль директоры Юрий Петрушин, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры урынбасары Васил Каюмов һ.б. эшче төркем бу атна ахырында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге буенча шәһәр программасы эшләргә тиеш. Аның төп максаты – коррупция барлыкка килүнең сәбәпләрен ачыклау, боерык, беркетмәләрне һәм дәүләт, муниципаль оешмаларның башка документларын хокукый яктан тикшерү, түрәләр тарафыннан дәүләт хезмәте турындагы законны бозмауларын контрольдә тоту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз