news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автошәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә 54 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән

Васил Шәйхиразиев: “Кризиска каршы чаралар кече һәм урта бизнеска катлаулы чорны җиңәргә булышты”

(Чаллы, 10 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2009 елда Чаллыда кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә 54 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән, шул исәптә лизинг килешүләре буенча кичектереп түләү 28 млн. сум тәшкил иткән.
Бу хакта Чаллы башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхиразиев шәһәр советының 46 нчы сессиясендә белдерде. Сессиядә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
“ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән кризиска каршы чаралар икътисадның реаль секторына юнәлтелгән кече һәм урта бизнеска катлаулы чорны җиңәргә ярдәм итте”, - диде Васил Шәйхиразиев. Аның сүзләренчә, “Экспо-Кама” ҖЧҖ күргәзмә предприятиесе оештыра торган күргәзмәләр эшмәкәрләргә зур ярдәм итә. Анда катнашучыларның географиясе киңәя, ә күргәзмәләр семинарлар һәм проблемалы мәсьәләләр белән баетыла. 2010 елда 26 тематик күргәзмә үткәрү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot