Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автошәһәрдә көзге ярминкәләр башланды
Автошәһәрдә көзге ярминкәләр башланды
(Чаллы, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Бүген Чаллыда көзге ярминкәләр уза. Иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр “Олимпия” кибетеннән Сарман тракты буенча Жуков урамы чатына кадәр Тукай районының фермер һәм крестьян хуҗалыклары, “Чаллы-Бройлер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, икмәк продуктлары комбинаты, “Весенний”, “Ворошиловский”, “Гигант” совхозлары, шәһәрнең эшкәртү һәм сәүдә предприятиеләре үз продукцияләрен тәкъдим итә.
Шул ук вакытта 45 нче комплекста “Хуҗалык товарлары” кибетеннән Усманов урамы буенча Вахитов проспектына кадәрге мәйданда оештырылучы ярминкәдә шәһәрлеләргә Актаныш, Мамадыш, Минзәлә һәм Мөслим районнарының кулланучылар кооперациясе предприятиеләре, фермер һәм крестьян хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Шундый ук ярминкәләр 7 октябрьдә Усманов урамындагы “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты янында, 14 октябрьдә исә Пушкин урамыннан Вахитов проспектына кадәрге мәйданда үткәреләчәк.
Иртәгә ярминкәләрдәге сату-алуның барышы белән Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев та танышачак. Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр шәһәр кибетләре һәм базарларына караганда арзанрак булыр дип көтелә. Ярминкәнең беренче көннәрендә борынгы татар халык көйләре һәм заманча җырлардан торган концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз