Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Автошәһәрчектә чаңгы ярышына әзерләнәләр
Автошәһәрчектә чаңгы ярышына әзерләнәләр
(Чаллы, 23 декабрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык идарәсе 30 декабрьдә хакимият башлыгы бүләгенә чаңгыда яңа ел узышы игълан итте. Ярышта табибтан кирәкле белешмәсе булган барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Ярышлар "Прибрежный" паркы трассасында үтәчәк. Тәҗрибәле спортчылар 10 чакрым, ә кызыксынучылар 3 чакрым арада ярышачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, финишка килеп җитүчеләрне яңа ел күчтәнәчләре көтә.
Әлеге узышлар 13 февральдә үтәчәк "Россия чаңгы юллары - 2004" зур старты алдыннан әзерлек буларак карала. Чаллы әлеге зур ярыш үтәчәк Россиянең 25 шәһәре исемлегенә кертелгән. Шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиков Мәскәүдә әлеге ярышларны оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашкан. Аның сүзләренчә, "Россия чаңгы юллары- 2004"тә 10 мең тирәсе спортчы катнашырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз