news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автошәһәрчекнең уен бизнесы салымнар буенча планны арттырып үтәде

Автошәһәрчекнең уен бизнесы салымнар буенча планны арттырып үтәде

(Чаллы, 11 апрель, “Татар-информ”). Быелның беренче кварталында Чаллы бюджетына уен бизнесыннан 16,1 миллион сум табыш кергән. Әгәр узган ел бу өлкәдән шәһәр казнасына 32,5 миллион сум кергән булса, казино һәм уен автоматлары хуҗалары салым буенча ярты еллык планны өч айда үтәде, дип әйтергә була. Финанс идарәсе начальнигы Бриллиант Ризатдинова сүзләренә караганда, салымнарның яхшы җыелуы шәһәрдәге уен урыннары челтәре эшчәнлегенә контроль көчәю белән аңлатыла, шуның нәтиҗәсендә аларның хуҗалары үзләренең табышлары турында тулырак мәгълүмат бирә башлаган.

Һәр уен өстәленә, букмекерлык конторасы кассасы һәм тотализаторга салым ставкалары айга 75 мең сум тәшкил итә, ә уен автоматларында – 4,5 мең сум. Шуның 3 проценты шәһәр бюджетына өлешенә туры килә. Бриллиант Ризатдинова билгеләп үткәнчә, әлеге төр керемнәр шәһәр казнасына соңгы елда гына керә башлаган. Шуңа бәйле рәвештә, ул салым салырга мөмкин булган башка эшчәнлекне дә җәелдерергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, автостоянкаларда транспортны түләүле саклау буенча хезмәт күрсәтүне киңәйтү уен бизнесына альтернатива була алыр иде. Моның өчен автостоянка мәйданнарын ачыкларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot