news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автошәһәр предприятиеләре һәм оешмалары муниципаль сайлаулар үткәрүне оештыруда булышачак

Автошәһәр предприятиеләре һәм оешмалары муниципаль сайлаулар үткәрүне оештыруда булышачак

(Чаллы, 10 октябрь, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда 16 октябрьдә узачак муниципаль сайлауларга багышланган киңәшмә узды. Анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре, сайлау комиссиясе әгъзалары, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре, депутатлыкка кандидатлар катнашты.

Автошәһәрдә 153 сайлау участогының һәрберсенә предприятиеләр бкеркетелгән, алар участокларны әзерләүдә, элемтә һәм транспорт белән тәэмин итүдә, мәдәни программа һәм күчмә сәүдә оештыруда ярдәм итәргә тиеш.

Сайлаучыларның 20 проценты катнашу сайлаулар узган дигән сүз. Шәһәрнең сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов фаразлары буенча, 16 октябрьдә сайлауларда тавыш бирү хокукы булган 60 проценттан артык чаллылы катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot