news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автосервис урамындагы янгыннан соң, Казанда һава пычранган

Заводтагы зур яныгыннан соң, экологлар алган пробадан беренче нәтиҗәләр билгеле.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”).  Автосервис урамындагы янгыннан соң, Казанда һаваны пычратучы матдәләр күләме арткан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат сәркатибе Лилия Мөлекова әйтте.

“Бүген элеккеге өченче тимер-бетон заводындагы янгыннан соң һавадан алган пробадан беренче нәтиҗәләр килде,” - диде Лилия Мөлекова.

“Пробаларда һавада пычрак матдәләр арту факты билгеле. Һавада толуола, ксилола, изобутил спирт һәм ацетон бар. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы биналарны, корылмаларны файдалануда экологик таләпләр үтәлмәү факты буенча административ тикшерү башлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк”, - диде ул.

Шулай ук янгын булган урындагы туфрак та лаборатор тикшерү үтәргә тиеш. “Анда эреткеч исе булган ачык төстәге матдә эзләре ачыкланды. Гомуми химик анализга озатылды, аңа вакыт күбрәк кирәк. Анализ нәтиҗәләре берничә көннән булачак”, - дип хәбәр итте “Татар-информ”га Лилия Мөлекова.

  • 14 майда Казанда, элккеге өченче тимер-бетон заводында ягулык салынган 12 савытта 100 куб толуол, 40лап куб ацетон һәм 50 куб литр изобутанол янган иде. Кара төтен шәһәрнең берничә районына таралды.
  • Фаҗигада 32 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аркасы һәм аягы пешкән килеш, аны хастаханәгә озатканнар. Кич белән башы әйләнеп, яшүсмер табибларга мөрәҗәгать иткән. Аны балалар хастаханәсенә озатканнар. Балага буяу һәм лаклардан агулану диагнозы куелган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot