Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автосервис урамында янгында зыян күргән үсмернең әнисе 10 мең сум компенсация алачак
Мария Змудзина мораль зыян өчен 500 мең сум компенсация сораган.
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Елена Саляхова). Автосервис урамында янгында зыян күргән үсмернең әнисе Марина Змудзина мораль зыян өчен 10 мең сум компенсация алачак. Хатын-кыз “Меркурий” оешмасыннан 500 мең сум сораган булган.
“Татар-информ” 14 майда Автосервис урамында янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде.

Мостотряд бистәсендә яшәүче ике кеше, аларның берсе 14 яшьлек Артем агуланган иде.
Мария Змудзина судка амбулатория картасын һәм химик агуланудан соң бала китерелгән ДРКБ язуларын күрсәтте. Икенче зыян күрүче Ирина Шигапова ул көнне Артем янгын урыны тирәсендә булуын һәм химик матдәләр белән агуланырга мөмкинлеген раслады.
ЖБИ №3 директоры, территория хуҗасы Андрей Судаков бу дәгъва белән килешми.
“Мин көне буе янгын урынында булдым. Берничек тә агуланмадым. Мисал өчен һавага очкан толуол 20 секунд эчендә таралып бетә. Аның белән агуланып булмый диярлек.
Мөгаен, малай артык борчылгандыр”, - дип аңлатма бирде ул.
Суд ике якны да тыңлады. “Меркурий” предприятиесе Артемның әнисенә 10 мең сум түләргә тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз