news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автосервис өчен җир сатып алып, уңышсызлыкка дучар булган эшмәкәр Президентка зарланды

Рөстәм Миңнеханов "Таттелеком" ширкәте кабельләре турында Бердәм күчемсез милек реестрына мәгълүматлар кертү кыйбат булуына гаҗәпләнде.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда автосервис ачып җибәрү өчен җир сатып алып, проблемаларга юлыккан эшмәкәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зарын җиткерде. Бу проблема бүген Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча советның VIII киңәйтелгән утырышында күтәрелде.

Эшмәкәр Павлючков автосервис ачу өчен кредитка җир сатып алганын, техник проекты өчен акча сарыф иткәнен әйтте. Соңрак бу территориядә төзелеш алып барырга ярамавы ачыкланган, чөнки бу участокта югары вольтлы кабель күмеп куелган. “Инде 5 ел төрле инстанцияләргә хатлар язып карыйм – әлегә нәтиҗәсез. Минемчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар Казан башкарма комитетына челтәрләр турында оператив мәгълүмат җиткереп барырга тиеш”, - диде Павлючков.

Татарстан Президенты аны яклап, җир асты коммуникацияләре челтәрләре турында мәгълүмат тәртипкә китерелеп, эшмәкәрләргә җир сатканда исәпкә алынырга тиешлеген белдерде.

Шушы проблемага бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов “Таттелеком” ширкәте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга мөрәҗәгать итте. Челтәрләрне учетка кую буенча эш финанс һәм вакытлыча чыгымнар белән бәйләнгән булуы ачыкланды. Мәсәлән, “Таттелеком” җәмгыятенә бу максатларга 1,09 млрд сум акча сарыф итәргә кирәк, бу компаниянең еллык бюджетыннан якынча 30 процентка артык. “Таттелеком”ның 93 мең километр кабеле бар. Моны исәпкә алсаң, 1 млрд 119 млн сум кирәк”, - дип җавап бирде Лотфулла Шәфигуллин.

Президент "Таттелеком" ширкәте кабельләре турында Бердәм күчемсез милек реестрына мәгълүматлар кертү 1 млрд сумнан артык булуына гаҗәпләнде. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, компаниянең үз челтәрләре кая булуын белмәүләренә аптыравын белдерде һәм бәяләр буенча ачыклык кертүне сорады. “Ничек миллиард торсын инде? Ярты Казанны казыр һәм кабель салыр өчен миллиард кирәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов җир объектлары турында Бердәм күчемсез милек реестрына мәгълүматлар кертүгә һәм бәяләргә ачыклык кертергә йөкләмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100