news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Шәйхразиев Казахстанның популяр җырчысы Жанар Дугалова белән дуэт башкарган

Илгиз Шәйхразиев Казахстанның популяр җырчысы Жанар Дугалова белән дуэт башкарган
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Казахстанның Төркистан шәһәрендә уза торган «Voice Of Turan» фестивалендә катнаша. Ул анда Татарстан республикасын тәкъдим итә.

«Бәйгенең беренче көнендә катнашучылар Казахстан эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарды. Мин Жанар Дугалова белән "Эзен күрәм" дип исемләнгән җыр җырладым. Аның бер өлешендә "Ак калфак" татар халык җырының бер куплетын башкарырга булдым. Жанарга татар җыры белән казах җырының матур бәйләнешле башкарылу идеясы бик ошады. Минемчә, шәп идея! Жанар Дугалова 2014 елда Казанда узган «Turkvision» бәйгесендә җиңгән, төрки дөньясында популяр артист», – дип сөйләде Илгиз Шәйхразиев. 

Җырчы сүзләренчә, Казахстанда бара торган фестивальдә төрле милләт вәкилләре, төрле илләр: Грузия, Кыргызстан, Сербия, Үзбәкстан, Бурятия, Польша һ.б. катнаша.

«Фестивальнең икенче көнендә мин "Балкадиша" дигән казах халык җырын башкарачакмын. Оештыру сыйфаты бик югары дәрәҗәдә. Бөтен Казахстанга трансляция бара. Катнашучылар үзара бик дус. Бәйге тойгысы юк та, җыр бәйрәме, халыклар дуслыгы бәйрәме кебек», – ди ул. 

Жанар Дугалова – 1987 елгы, популяр җырчы, Тюрквидение-2014 бәйгесе җиңүчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100