news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автомобильнең алгы пыяласына гаджетлар элүне тыю турындагы карар үз көченә керде

Автомобильнең алгы пыяласына гаджетлар элүне тыю турындагы карар үз көченә керде
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бүген, 1 сентябрьдә, Россия Хөкүмәтенең автомобильләрне эксплуатацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карары гамәлгә керде. Шул исәптән ул алгы пыялага нинди дә булса әйберләр урнаштыруны (әгәр алар күзәтүне чикләсә) тыя.

Документтан күренгәнчә, «машина йөртүче урыныннан күренешне чикләүче өстәмә әйберләр куелса яки нәрсәдер капласа» машинаны эксплуатацияләү тыела.

Арткы якны күрсәтүче көзгеләр, пыяла чистарткыч детальләре, тышкы һәм пыялага урнаштырылган радиоантенналар, алгы пыяланы эретү һәм киптерү җайланмаларының җылыту элементлары өчен генә искәрмә бар. Видеорегистраторлар, телефон яки навигатор өчен беркетү җайланмалары һәм түләүле трассаларда йөрү өчен транспондерлар кебек җайланмалар исемлеккә кертелмәгән.

Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Марина Сафонова Autonews басмасына сөйләгәнчә, законнар видеорегистраторларны, навигаторларны, телефоннарны һәм башка гаджетларны турыдан-туры урнаштыруны тыймый. «<>>Шоферга аларны ничек дөрес урнаштырырга икәнен белергә кирәк», - диде ул.

Әмма Европа юридик хезмәте вәкиле Дмитрий Безделин билгеләп үткәнчә, «машина йөртүчегә күрү өчен комачаулаучы теләсә нинди предмет штраф салу өчен нигез була ала». «Закон видеорегистратор булуны тыймый, ләкин ул комачауларга тиеш түгел <…>. Мин аны арткы якны күрсәтүче көзге артына урнаштырырга киңәш итәр идем», - дип өстәде ул.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре күренешне начарлатучы әйберләрне урнаштыруны тыя. Моның өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100