Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Автомобильне куркыныч итеп йөрткән өчен штрафлар турындагы закон проекты тәкъдим ителә
Автомобильне куркыныч итеп йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен аларны 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү көтә. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк һәм хөкүмәттән хуплау алды инде. Бу хакта инициатива авторы, Дәүләт Думасы социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов (ЛДПР) телеграм-каналында хәбәр итте.
«Куркыныч итеп машина йөрткән өчен - чын җаваплылык. Закон проекты эшләнгән, хөкүмәт тарафыннан рәсми хупланган һәм Дәүләт Думасына кертелә», - диде ул.
Билгеләп үтик, «куркыныч итеп йөртү» термины юл йөрү кагыйдәләрендә 2016 елда барлыкка килде. Әмма хокук бозу өчен административ җаваплылык һаман да ачыкланмаган. Нилов билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләрнең нәкъ менә уйланылмаган гамәлләре 80 процент очракта юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп була.
Документта закон кабул ителү юл хәрәкәте иминлеген арттырырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеген һәм гомерен сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз