news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автомобильнең дәүләт номерын үзгәрткән өчен штраф салачаклар

Россия Югары суды пленумының яңа карарында автомобильдә нинди дәүләт билгеләре үзгәртелгән булып саналуы һәм моның өчен нинди җәза янавы әйтелә.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан ЮХИДИ идарәсендә автомобильнең дәүләт номерын үзгәрткән өчен штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин, дип аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Россия Югары Суды Пленумының «Административ хокук бозулар турындагы Россия кодексының 12нче бүлегендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда суд практикасында барлыкка килүче кайбер мәсьәләләр турында»гы яңа карары чыкты. Анда символлар бозылганда яисә аларның берсенә үзгәрешләр кертелгәндә Дәүләт теркәү билгесе үзгәртелгән дип санала», – дип ачыклык кертте ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Машина йөртүчеләр арасында номерларны төрле предметлар яки материаллар белән яшерү (изолента, пычрак ягу, яфрак яки кар белән каплау, шулай ук номерларны кәгазь һәм башка предметлар белән ябу) тәҗрибәсе бар. Бу «Дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе буенча квалификацияләнә һәм зур күләмдә штрафка (5 мең сум) яки 1-3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

«Дәүләт теркәү билгеләрен яшерү өчен механик шторкалар куелган очраклар да кертелә. Алар юл-патруль хезмәте хезмәткәре транспорт чарасын туктаткан вакытта кулланылмаган булса да, бу очракта машина йөртүчегә шулай ук 3 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки штраф яный», – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Александр Разумнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100