Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә бензин парларын янә бензинга әйләндереп була
Махсус система белән эшләү 4 колонкалы гадәти ягулык салу станциясенә елына 48 мең евро күләмендә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ярминкәсендәге «Энергетика. Ресурсларны янга калдыру» XI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Экологик нәтиҗәлелек һәм энергияне янга калдыру» темасына үткәрелгән конференциядә Германиянең «All Impex 2001» компаниясе Мәскәүдәге вәкиллеге директоры урынбасары Бенер Хайко автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә бензин парларын атмосфера һавасына чыгаруны киметү буенча инновацион технология тәкъдим итте.
Автомобильләргә ягулык салу станциясендә җир астына күмелгән зур бактагы бензинның бер өлеше парга әйләнә, автоцистернадан бакка бензин бушатканда һәм шушы зур бактан колонка аша машина багына ягулык агызганда ул пар атмосфера һавасына чыга һәм әйләнә-тирә мохиткә, кеше сәламәтлегенә зыян сала, шул ук вакытта мәсьәләнең икътисади ягы да бар - җитештергән ягулык очып әрәм була. Россиядә 10 ел буена эшләү тәҗрибәсе булган бу немец компаниясе шушы бензин парларына һавага чыгу юлына фильтр куеп, очарга «тиешле» бензин парларының 99 процентын махсус система аша кире бакка кайтару юлын тәкъдим итә.
Бенер Хайко сүзләренчә, бу система белән эшләү 4 колонкалы гадәти ягулык салу станциясенә елына 48 мең евро күләмендә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә һәм немец компаниясе тәкъдим иткән инвестиция 1,5 елда үзен тулысынча аклый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз