news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобильләр өчен юлларда хәрәкәт чикләнә

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе шул хакта кисәтә

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Һава шартларының транспорт белән хәрәкәт итү өчен начараюы сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Казан – Мәскәү һәм Казан – Ульяновск автомобиль юлларында автобуслар һәм озын үлчәмле автомобильләр өчен хәрәкәт чикләнә, дип кисәтә.


Шул рәвешле, һәлакәтләрне кисәтү өчен, дәүләт автоинспекциясе идарәсе шушы көннәрдә автотранспорт белән чыгуны, рульда бигрәк тә шәһәр читенә сәфәр кылуны кичектереп торуны катгый үтенә. Хәзерге вакытта юлларда җәяүле буран, күз күреме начар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot