news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автомобильчеләр дәүләт номерына саннар һәм хәрефләрне үзләре сайлый алачак

Әлегә сайлауның төгәл механизмы әйтелми – тәртипне Министрлар Кабинеты билгели ала.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Хуҗалары автомобильләренә дәүләт теркәү номерлары өчен саннар һәм хәрефләрне үзләре сайлый алачак. Әлеге гамәл Россия Эчке эшләр министрлыгы хөкүмәткә керткән тиешле канун проекты кабул ителгән очракта мөмкин булачак, дип яза “Росийская газета”.

Документта дәүләт номеры өчен саннар һәм хәрефләрне сайлауның төгәл механизмы әйтелми – тәртипне Министрлар Кабинеты билгели ала.

Бу канун проекты тәкъдим иткән бердәнбер яңалык түгел. Яңа машиналар электрон дәүләт теркәве узганнан соң, аларга номерларны автосалоннар да бирә алачак. Бу хезмәт түләүле булачак, әмма аңа тарифны дәүләт куячак.

Моннан тыш, кузов яки рамадагы укылышсыз индетификацияле VIN-номерлы автомобильләрне теркәү җиңеләячәк. Криминал экспертизасын уңышлы үткәннән соң, мондый машинага өстәмә маркировка төшереп булачак.

Канун проекты 2013 елда беренче укылышта кабул ителгән, әмма, басма мәгълүматларына караганда, әлегә кадәр Эчке эшләр министрлыгы аңа үтәлергә мөмкинлек бирмәгән. Министрлык хезмәткәрләре һәм эскпертлар төзәтмәләр кертү белән шөгыльләнгән. Хәзер документ әзер һәм хөкүмәткә тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100