Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Автомобиль әйләнеп каплану аркасында ике кеше һәлак булган, өчесе зыян күргән
Үлүчеләрнең берсе - яшүсмер кыз
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстанның Мөслим районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте авыр нәтиҗәләргә китергән, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.
Хәбәрдән күренгәнчә, бүген 1.15 сәгатьтә "Лада Приора"ның 29 яшьлек хужасы, якынча мәгълүматларга караганда, зур тизлек белән барган һәм юлда әйләнеп капланган.
Машина хуҗасы һәм 16 яшьлек пассажир кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт булган урында ук үлгән. Алар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.
24 яшьтәге ике һәм 25 яшьлек тагын бер пассажир төрле дәрәҗә имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Алар өчесе дә каешны эләктергән булган.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 9 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 5 кеше һәм 2 берәмлек техника.
ТР Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз