Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Автомобиль йөртүчеләргә кышын җәйге резинада йөрүне тыйдылар
Шиплы тәгәрмәчләр куйгач, машинаның арткы тәрәзәсенә кызыл өчпочмак эчендә “Ш” билгесе куелырга тиеш.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән Таможня берлегенең тәгәрмәчле транспорт чараларның куркынычсызлыгы турындагы техрегламент таләпләре үз көченә керде. Документ буенча кышкы айларда кышкы шиналар белән комплектланмаган машинаны файдалану тыела, дип яза «Коммерсант» газетасы.
Шиплы тәгәрмәчләр куйгач, машинаның арткы тәрәзәсенә кызыл өчпочмак эчендә “Ш” билгесе куелырга тиеш. Бу билге булмаган очракта 500 сум штраф каралган. Ә шиналарның сезонга туры килмәве өчен җәза каралмаган.
“Ш” билгесе машина йөртүчеләрне транспорт чарасының тормоз эзе турында кисәтә, коры асфальтта ул озыная, бозда кыскара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз