news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автомобиль йөртүчеләргә кабат имтихан тапшырту турында фикер яклау тапмады

Россиядәге ЮХИДИ башлыгы машина йөртү таныклыгын алмаштырганда "бернәрсә дә тапшырырга" кирәк түгел дип әйткән.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников автомобиль йөртүчеләргә таныклык алмаштырганда кабат имтихан бирдерү турындагы фикергә каршы чыкты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Черников мондый үзгәрешләр халыкара нормаларга, шул исәптән Юл хәрәкәте турындагы Вена конвенциясенә, каршы килә дип әйтте.

"Имтихан тапшыруга бернинди таләпләр дә юк. Бары тик медицина контролен яңартырга кирәк булачак. Проблемалар юк, яңаларын уйлап табарга кирәк түгел", - дип белдергән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ башлыгы.

Черников машина йөртү таныклыгын срогы чыгып алмаштырганда "бернәрсә дә тапшырырга" кирәк түгел дип әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100